Һәр елны Яр Чаллы шәһәрендә махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең региональ хәрби-патриотик слетында катнаша.
"Робинзон-2015" уены барышында командалар каршылык полососын уздылар, пневматик мылтыктан аттылар, граната ыргыттылар, автоматны сүтеп-җыйдылар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган интеллектуаль турда, "Кыр кухнясы" конкурсында катнаштылар. Безнең Вахит Бәширов, Даниэл Галәветдинов, Кирилл Усынин, Регина Галәветдинова, Руслан Галәветдинов составындагы "Тәртип" командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясап дүртенче урынны алды.
Слетка әзерләнүдә Р. Имамов, И. Камалова, А. Баһавиев, Р. Хәлимов зур ярдәм күрсәттеләр.
Нет комментариев