РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, "чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр булачак", - дип аңлата министр. Аны Бөтенроссия тикшерү эшләре дип атаячаклар.
2016-2017 уку елында 11 сыйныфларда БДИга өстәп, тагын аерым тикшерү эшләрен үткәрү турында сүзләр күптән бара. Ул мәктәпне тәмамлаучы яшьләрнең гомуми белемен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Чыганак: .saby-rt.ru
Нет комментариев