Журналист,  публицист,  шагыйрь Мидхәт Миншинга багышланган кичәдә безнең район вәкилләре катнашты
Мәдәният

Журналист, публицист, шагыйрь Мидхәт Миншинга багышланган кичәдә безнең район вәкилләре катнашты

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында якташыбыз, танылган журналист, публицист, шагыйрь Мидхәт Миншинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Анда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков чыгыш ясады. Бәйрәмдә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка, якташыбызның тормыш иптәше Кәүсәрия ханымга районыбыз башлыгы Илһам Валеевтан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова Казан тамашачысына үзенең матур җырларын бүләк итте.


Нет комментариев