Юлсубино балалары  “Ак яфрак” дигән әкиятне сәхнәдә уйнаганнар (ФОТО)
Мәдәният

Юлсубино балалары “Ак яфрак” дигән әкиятне сәхнәдә уйнаганнар (ФОТО)

Кибет янындагы белдерүне күргәч, кайберәүләр шикләнеп карады. Сәбәбе дә бар: башка вакытта Мәдәният йортында чара үткәреләсе булса, авыл берникадәр шаулашып ала торган иде.

Әминә апа тагын ни әзерли икән, кемнәр катнаша икән, кайчан яки кызык булачакмы кебек сораулар белән бер-берсеннән сорашалар. Ә бу юлы андый ыгы-зыгы да күзәтелмәде.

Әйе, бу көнне Юлсубино Мәдәният йортында Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" исемле әкият тамашасы сәхнәгә куелды. Зал, гадәттәгечә, тамашачы белән тулы. Алар арасында оныгын җитәкләгән әби дә, бала-чага да бар. Авыл халкының бик матур сыйфаты-сәнгатьне үз итә. Нинди чара үткәрелүгә карамастан, кырык эшен бер кырыйга куеп, тамашага ашыга.

Менә пәрдә ачылды. Сәхнә бизәлеше һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Үзенең моң-зарлары белән алан уртасына Убырлы (төп рольдә 6нчы сыйныф укучысы Гөлзидә Кәримуллина) чыкты. Шул мизгелдән тамашачы әкият геройлары белән бергә яшәде, дисәк тә дөрес булыр. Убырлының ялкау кызлары Җилбикә (5нче сыйныф укучысы Мәдинә Сәлахиева) һәм Йокыбану (Адилә Гыйлемҗанова - 6нчы сыйныф укучысы), рольләрен башкаручы кызларның осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына исең китәрлек. Артистларның һәр хәрәкәте, киеме, бөтен барлыгы белән рольгә кереп уйнавы - барысы бергә образ тудыруда уңышлы элементлар булды.

Йорт иясенең (Гөлнур Мөхәммәтшина) ап-ак киемнән булуы аның киң күңелле, ярдәмчел, йортның тынычлыгын, бәрәкәтен саклаучы икәненә бер ишарә дә иде. Аның һәрбер сүзе тамашачының күңеленә үтеп керерлек, тәрбияви әһәмияткә ия. Ә инде сәхнәгә Эт (Фидан Низамов) һәм Мәче (Муса Нәҗмиев) чыккач, иң кечкенә тамашачылар басып кул чаптылар. Бу егетләрнең икешәр роль башкарулары (соңрак Батырша һәм Айтуган) һәркемне сокландырды.

Театр тәмам. Ләкин залдан чыгып китүче күренми. Әсәрнең сихри көче, тәрбияви әһәмияте, уйнаучыларның осталыгы тамашачыны чын-чынлап әсир иткән иде. Озакка сузылган көчле кул чабулар тамашачыларның олы рәхмәт билгесе булды.

Илзирә Кәримуллина,

Юлсубино мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Нет комментариев