Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов, Җәвит Шакировлар Әтнә районы Шашы авылында ("Таң" хуҗалыгы") сабан туен уздырганнар. Өстән яңгыр явып торса да, бәйрәмне үткәргәннәр.
Җырчылар да, тамашачылар да яңгырдан котылу җаен тапканнар. Тамашачылар сабан туена машиналарда килеп, мәйдан тирәли тезелешеп басканнар. Ә җырчылар зонт астында аларның күңелен күргән! Тамашачылар, сигнал биреп һәм...
Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов, Җәвит Шакировлар Әтнә районы Шашы авылында ("Таң" хуҗалыгы") сабан туен уздырганнар. Өстән яңгыр явып торса да, бәйрәмне үткәргәннәр.
Җырчылар да, тамашачылар да яңгырдан котылу җаен тапканнар. Тамашачылар сабан туена машиналарда килеп, мәйдан тирәли тезелешеп басканнар. Ә җырчылар зонт астында аларның күңелен күргән! Тамашачылар, сигнал биреп һәм фараларын яктыртып, артистларга зур рәхмәтләрен белдергән. Бер дигән Сабан туе узган Әтнәдә!
Нет комментариев