Яңа Арыш авылы китапханәсендә укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч чаралар оештырылды
Мәдәният

Яңа Арыш авылы китапханәсендә укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч чаралар оештырылды

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы китапханәсендә укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч чаралар оештырдык.

Бер көн тәрбия сәгате үткәрелсә, икенче көнне конкурслар, кичәләр уздырдык. Шундый кызыклы кичәләрнең берсен "Табышмаклар илендә" дип атадык. Анда икенчедән алып алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Бөҗәкләр, кыр хайваннары, табигать күренешләре турында укыдык. Балаларга җиләк-җимеш, яшелчәләр турындагы табышмаклар бик ошады. Бәйгедә җиңүчеләре дә булды. Икенче сыйныф укучысы Далия Садыйкова 49 сорауга дөрес җаваплар биреп беренче урынны алды. Икенче-өченче урыннар дүртенче сыйныф укучысы Данияр Галимовка һәм икенче сыйныф укучысы Язгөлем Гатиятуллинага бирелде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
китапханәче.
Фотосы: kherson-gid.com

мавыктыргыч чаралар китапханә

Нет комментариев