Татарстан Президенты София Гобәйдуллинага бүләк тапшыра
Мәдәният

Татарстан Президенты София Гобәйдуллинага бүләк тапшыра

Композитор, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесен бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узачак.

Бүген иртән Казанның мактаулы гражданы, композитор, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе София Гобәйдуллинаны бүләкләү тантанасы була. Бүләкне аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырачак. Очрашуның Казан Кремлендә узачагы Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителгән.

Искәртеп узабыз: бүген кич Казан ратушасында Те salutant, Sofia! («Приветствую тебя, София») юбилей фестивале узачак. Анда София Гобәйдуллинаның ике яңа әсәре премьерасы булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar
фото: muzobozrenie.ru

Нет комментариев