Миләүшә Айтуганова фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел диде Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында төшерелә. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә...
Миләүшә Айтуганова фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел диде
Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында төшерелә. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. "Хәзер безнең төп бурыч - сыйфатлы кино төшерү. Яратып укылган әсәр, шуңа халык кабул итәр дип уйлыйм," - дип белдерде ул.
Галия ролен башкаручы Гүзәл Минакова төшерү эшләре уңышлы баруын әйтеп үтте. "Моңа кадәр төрле эпизодларда төшкәнем булса да, кинода бу минем беренче зур ролем, - ди ул. - Роль өчен бик борчылам, бик катлаулы, шул ук вакытта ул миңа бик якын да. Галия саф, чиста, шул ук вакытта күпьяклы образ. Аның белән килешмәгән чакларым да була. Ләкин уртак якларыбыз да бар. Мин дә ул укыган китапларны укыдым, классик музыка яратам," - ди ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев