Шушы көннәрдә районыбыз мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбенең традицион отчет концерты булып узды. Мәктәп исемен йөртүче якташыбыз, үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиевка 85 яшь, талантлы балаларны үзенә җыйган мәктәпнең эшчәнлегенә-45, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде бу кичә. Анда ата-аналар, җитәкчеләр, район халкы җыелды.
Бусагадан ук бәйрәм төсе чагыла. Фәния Якупова җитәкчелегендәге чыгарылыш курс укучыларының иҗат эшләреннән презентация ясалган. Рәссамчылар быел күргәзмәдә булган милли киемле әби белән бабай сыннары белән халыкны шаккатырдылар. Алар бер урында таптанып тормый, гел үсештә, эзләнүдә, яңа юнәлешләр үзләштерәләр. Шулай да төп нигезләре-карандаш белән кәгазь аларга һәрчак юлдаш булып тора.
Тамашачы белән тулы зал 80 елларны искә төшерде. Аяк басар урын калмаган, һәркем тамаша башланганны түземсезлек белән көтә. Район башкарма комитеты җитәкчелеге вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Хәбибуллин, үзе һәм район башлыгы исеменнән кайнар котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Кичәне Владимир Банницын белән шушы мәктәпнең элеккеге укучысы Әдилә Миннекаева алып бардылар. Пианист, вокалчы Әдилә-республика буенча ярышларда бик зур җиңүләр яулаган кыз.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Нет комментариев