Җәйнең соңгы көнендә Г.Камал театры Республика көне уңаеннан "Мәхәббәт FM" спектаклен тәкъдим итте.
Залда утыручылар арасында очраклы рәвештә "Голос. Дети" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованы очраттым.
Тамаша тәмамлангач та, Сәйдә хис-кичерешләрен белдерергә теләп, спектакльнең төп героен уйнаган Эмиль Талипов янына сәхнә артына ашыкты. "Эмиль абый, сез шундый оста итеп уйнадыгыз! Миңа бик ошады, рәхмәт сезгә!" - диде ул.
Мин дә шул арада Сәйдә белән аралашып алдым. "Бу спектакльгә иң якын дустым алып килде. Бүгенге тамаша искиткеч шәп булды. Эмиль Талипов белән якыннан аралашкан юк иде, ул - яхшы актер. Гомумән, татар театрын бик яратам мин. Дөресен генә әйткәндә, гел концертларга йөргәч, театрларга йөрергә вакыт калмый. Өстәвенә, хәзер уку елы башлана", - диде Сәйдә.
Уку башланса да, Сәйдә концертлардан баш тартмый. 4 сентябрьдә Чиләбедә чыгыш ясарга барачагын белдерде. Моннан тыш, кечкенә йолдызыбыз "Звезды детского Голоса" туры белән Төркиядә булып кайткан. Казанга исә бу тур 22 ноябрьгә килеп җитәр дип көтелә.
Нет комментариев