Римма Ибраһимова ник елый?!
Мәдәният

Римма Ибраһимова ник елый?!

Кичә Казанда елга бер тапкыр үткәрелә торган кызыклы тамаша - "Балалы солянка" концерты узды. Биредә эстраданың популяр артистлары балалары белән бергә чыгыш ясый. Һәр елны тамашачы яңа йолдызчыклар барлыкка килүнең шаһиты була. Быелгы солянкада да зур сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан артист балалары бар иде. Татар эстрадасының популяр җырчысы Ландыш...

Чәчәк бирүчеләр арасында Татарстанның халык артисты, Әнвәрнең дәү әнисе Римма Ибраһимова да бар иде. Римма ханымның, Әнвәрнең чыгышын караганда, оныгы өчен шатлык һәм дулкынлану хисләре кичереп, күңеле тулды булса кирәк - күзләре яшьләнде. Залда Әнвәрнең чыгышын танылган диджей Ләйсән Таишева да күзәтте. Соңыннан Ләйсән Инстаграм аккаунтында энесе белән төшкән фотосын да урнаштырды.

Кичә Казанда елга бер тапкыр үткәрелә торган кызыклы тамаша - "Балалы солянка" концерты узды. Биредә эстраданың популяр артистлары балалары белән бергә чыгыш ясый. Һәр елны тамашачы яңа йолдызчыклар барлыкка килүнең шаһиты була. Быелгы солянкада да зур сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан артист балалары бар иде.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның олы уллары Әнвәр беренче тапкыр "Балалы солянка"да чыгыш ясады. Әнвәр җырлаганда, сәхнәдә Фәрит Таишев үзе басып торган сыман булды. Беренчедән, улы әтисенең репертуарындагы һәркемгә таныш "Исәнмесез" җырын башкарды, икенчедән, Әнвәр ике тамчы су кебек әтисенә охшаган!

- 20 гыйнварда Әнвәргә 7 яшь тулды. Быел мәктәпкә барабыз, Алла теләсә. Өйрәнгән җырын әйбәт кенә башкарып чыкты, Аллага шөкер. Тере тавышка җырлады. Соңыннан чәчәк бәйләмнәре бирделәр үзенә, - диде Ландыш Нигъмәтҗанова.

http://intertat.ru

фото из сайта.

Нет комментариев