20 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә район хакимияте каршындагы мәйданчыкта районыбызның Үзәк чыршысын ачу тантанасы булачак.
Биредә төрле интерактив уеннар, чыршы тирәли күмәк уеннар, үзешчәннәребезнең чыгышлары, матур бәйрәм концерты көтелә. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы инде килер юлга да чыккан. Чыршы ачылу тантанасына рәхим итегез, райондашлар! 0+
Нет комментариев