Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Район сәнгать мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды (ФОТО)

Берсе дә игътибардан читтә калмады

"Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре дәвам иткән чорда район сәнгать мәктәбе дә укучылары белән саубуллашты. Быел мәктәпне ун бала - алтысы рәсем, дүртесе хореография бүлеген тәмамлаган.

Шушы көннәрдә алар тагын бер кичә үткәрде. Бишкә генә укучы балаларны мәктәп янына җыеп тантаналы рәвештә мактау кәгазьләре тапшырдылар. Сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова барысын да бәйрәм белән котлады һәм җәйге ялларның күңелле үтүен теләде. Мәктәпнең горурланып сөйләрлек нәтиҗәләре дә бар. Соңгы биш ай эчендә генә республика һәм халык-ара бәйгеләрдә җиңүләр яулап егерме бер диплом, бер Гран-при алып кайткан алар. 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнне Кремль сәхнәсендә бию белән чыгыш ясаячаклар.

Мактау кәгазьләре тапшыру тантанасы җыр-бию белән үрелеп барды. Һәр бала игътибар үзәгендә булды. Бигрәк тә беренче, икенче сыйныфны тәмамлаучылар зур канәгатьләнү хисе кичерде.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырбию сонгы кынгырау сәнгать мәктәбе Халыкара балаларны яклау көне