Район мәдәният йортында 8 март көненә багышланган концертта “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар
Мәдәният

Район мәдәният йортында 8 март көненә багышланган концертта “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Район мәдәният йортында 8 март – хатын-кызлар көненә багышланган концерт бара.

Залда алма төшәрлек тә урын юк. Халык алкышлар белән һәр чыгышны каршы ала. Район башлыгы Илдар Таҗетдиновның котлау сүзләреннән соң, өлкәннәребезне “Бөек Җиңүгә  - 75 ел” юбилей медальләре белән бүләкләү булды. Аннан соң сәхнәгә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе җиңүчеләрен чакырып котладылар. Җиңүчеләрнең чыгышы концерт номерлары белән үрелеп бара.


Нет комментариев