Бүген район мәдәният йортында "Чыршы" бәйрәме булды. Көн салкын булуга карамастан, балалар әниләре белән бәйрәмгә ашыкты. Аларны төрле әкият геройлары каршы алдылар.
Араларында кәҗә белән сарык, бүре, әтәч, кар бабай да бар иде. Бергәләп уйнадылар, шаярдылар, ярыштылар. Аннан соң Яңа ел хуҗасы маймыл да килде. Аның артыннан Кыш бабай һәм Кар кызы да күренде. Балалар аларга бик шатландылар. Уеннарда катнашып, сорауларага тапкыр җаваплар биреп Кыш бабай күчтәнәченә ия булдылар.
Голназ Зарипова.
.png)
.png)
.png)
Нет комментариев