Кичә Арча районының Урта Пошалым авылында «Пошалым чаналары» бәйгесенең икенче туры узды. Бүген Арча район үзәгендә бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы - Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.
Лауреатлар һәм танылган эстрада артистлары катнашкан «Пошалым чаналары» гала-концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 29 гыйнварда үткәреләчәк.
"Быел бәйгедә 38 яшь җырчы катнашты. Алар өч җыр башкарырга тиешләр. Шуның берсе - Габдулла Тукайның сүзләренә язылган "Әллүки" халык җыры. Катнашучылар аны a cappella башкаралар. Бәйге бик матур узды. Халык рәхәтләнеп тыңлады", - ди Рөстәм Закиров.
Рөстәм Закировның халык һөнәрчелеге белән татар җырын берләштергән «Пошалым чаналары» бәйгесе 2004 елдан бирле уза. Рөстәм үзе тумышы белән Арча районында урнашкан өч Пошалымның берсеннән - Урта Пошалымнан. Пошалым халкы гомер-гомергә һөнәрчелек белән шөгыльләнгән - арба-чана ясаган. Рөстәм Закиров авылдашларының шул ата-баба һөнәрен җырга салган, бәйге итеп оештырган.
Гала-концертта лауреатлар белән бер сәхнәдә Зөһрә Сәхәбиева, Резеда Галимова, Газинур Фарукшин, Люция Мусина, Рөстәм Закиров җырлый.
«Пошалым чаналары»ның быелгы үзенчәлеге - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы концертка онлайн-трансляция ясый.
Концерт 29 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә башлана. Аны карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/28/
Нет комментариев