Шушы көннәрдә Питрәчтә «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республикакүләм фестиваленең сайлап алу туры булып узды.
Анда районыбызның Олы Елга мәдәният йортыннан «Фольклор-этнографик композиция» номинациясендә «Асылъяр» фольклор коллективы (җитәкчесе Алсу Әльмиева), "Халык җыры" номинациясендә лирик җыр белән-Заһирә Гыйләҗева, бишек җыры белән Ләйсән Габдуллина (Югары Тегермәнлек), Зөлфия Гарипова (Урахча), мөнәҗәт әйтүдә Котлы Бөкәштән Гөлсинә Яруллина катнаштылар.
«Многозвучный Татарстан» фестиваль-конкурсында исә Инсаф Нәҗмиев (Олы Мәшләк) һәм Ислам Әхмәтҗанов (Балык Бистәсе) курайда уйнадылар. Барлык катнашучыларга да Дипломнар тапшырылды.
Нет комментариев