Алинә һәм Дилюс Гатиятовлар кызлары Динә белән Алексеевск районында узган сайлап алу турында үзләрен югары дәрдҗә әзерлекле булуларын күрсәтә алдылар.
Жюри аларның чыгышын югары бәяләде һәм бу гаиләгә "Нечкәбил" гаилә һәм аналык матурлыгы республика конкурсының ярымфиналында катнашу путевкасы бирде. Әлеге гаилә конкурсның бу өлешендә дә уңышлы чыгышлары белән жюри әгьзаларының югары бәясенә лаек булды. Алар конкурстан ике Диплом һәм биниһая бүләкләр белән кайттылар. Гаиләнең "Икенче блюдо" номинациясендә икенче призлы урын яулавы алар өчен бигрәк тә сөенечле булды. Гатиятовларның конкурс тэәсириятләре, конкурс барышында аларның янәшәсендә кемнәр булды, болар хакында газетабызның киләсе саннарында таныша алырсыз.


Нет комментариев