- Ленар, өйләнергә йөрисең бугай?
- Өйләнергә кызы юк бит әле аның!
- Кияүгә чыгу тәкъдимен кем кемгә ясады соң?
- Дус егет сөйгән кызына тәкъдим ясады. Ә мин дустыма ярдәм иттем. "Изге Вәли" дискотекасында аларга багышлап җыр башкардым.
- Синең дә яратып йөргән кызың бар иде бит?
- Әйе, 2 ел матур гына очрашып йөрдек тә, аерылыштык. Сәбәпләре турында сөйлисем килми. Мин бу аерылышуны бик авыр кичердем. Күңелемнең иң авыр чагында "Нәрсә эшләдең син җаным?" исемле җыр яздым. Аны тыңласаң, барысы да аңлашыла кебек.
- "Җырны елый-елый яздым" дигәнең дөресме?
- Дөрес. Елый-елый яздым, яздырдым һәм эшләдем бу җырны. Көннәр, сәгатьләр буе елаулар артта калды кебек. Хәзер ике куллап иҗатка тотындым. Ә шулай да күңелдә моңсу, үземә генә ямансу, нидер җитми. Дустыма тәкъдим ясарга ярдәм иткәндә, шулкадәр янып-көеп, шатланып йөрдем. Аңа ак көнләшү белән карап, кызыгып та куйдым.
- Ленар, яшь бит әле син! Хәзер үк өйләнер идеңме?
- Һичшиксез! Иртәгә үк өйләнер идем! Үз гаиләмне булдырасым килә. Беренче баламның кыз булуын телим. Иң мөһиме - өйләнерлек кыз булсын, үз ярым табылсын. Шуңа күрә танышуларга каршы килмим, йөрәгем буш.
Кызлар, йоклап ятмагыз! Ленарның йөрәген яуларга ашыгыгыз!
Ленар Яшеннең җыры
Нәрсэ эшләдең, син җаным,
Ник бераз уйламадың?
Син минеке түгел хәзер,
Үбә дә бит алмыймын.
Телефонда икебез дә
Син елыйсың, мин елыйм.
Ә тавышың нинди якын
Синсез яши алмыймын.
Әмма тик яшәргэ кирәк,
Ничек инде яшисе синсез?
Син идең бит минем яшәү,
Ә син нишләрсең инде хәзер минсез?
Йөрәк ярата, йөрәк әрни.
Күпме шешә бушады?
Күпме инде үтте вакыт,
Күпме җырлар язылды?
Яратам, яшәмим сулыйм,
Синсез дөньям буш минем.
Нәрсә эшләдең син җаным?
Үбә дә бит алмыймын!
Нәрсә эшләдең, син җаным,
Күз яшьләре бит тама.
Сагындым, үлеп сагындым,
Телимен кочагыңа.
Нәрсә эшләдең, син җаным,
Ник бераз уйламадың?
Син минеке түгел хәзер,
Үбә дә бит алмыймын.
http://intertat.ru
фото саттан.
Нет комментариев