Корноухово Мәдәният йорты янә нәни дусларын җыйды
Мәдәният

Корноухово Мәдәният йорты янә нәни дусларын җыйды

Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, Корноухово мәдәният йортында бәйрәмнәр дәвам итә.

        Көндез балалар өчен чаралар үткәрелсә, кичен олысы – кечесе мәдәният йортыбызга бәйрәм дискотекасына җыела. Агымдагы елның 5 нче гыйнвар көнендә кунакчыл мәдәният йортыбыз янә нәни дусларыбыз өчен үз ишекләрен ачты. Көннен карлы – буранлы булуына да карамастан, “Кабызыйк чыршы утларын” дип исемләнгән чарабызга авылдашлар гына түгел, читтән кайткан балалар да, әти – әни, әбиләр дә шактый җыелды. Берсеннән – берсе матур балаларның шатлыклы авзларыннан мәдәният йорты тынып тормады бүген. Һәрберсенең йөзендә канәгатьлек, шатлык билгеләре. Бәхет өчен күп кирәкмени?!

 

Дәвамын газетада укыгыз

 

 

 


Нет комментариев