8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кече Укмас мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылыбызның уңган-булган хатын-кызлары тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син" спектакле сәхнәләштерелде.
Әлеге әсәрдә вакыйгалар сугыштан соңгы авылда, узган гасырның 70 нче еллар ахырында бара. Спектакльдә тол хатын Әминә апа белән берничә көн эчендә булган хәлләр тасвирлана. Әлеге ханым сугышта ирен югалткан. Әмма дәһшәтле еллар узуга карамастан аңа тугрылыгын саклап калган. Әмма көннәрдән бер көнне тормышында Солтангәрәй пәйда була. Шәһәрдән каенсеңлесе Сәрвиназ да кайтып төшә. Бу мәкерле, явыз, кара эчле туташ - тормышта авырлык күрмәгән. Җиңеллектә үскән. Әйтерсең лә ул апасы Әминәнең тормышын җимерергә кайткан! Сәрвиназ Әминә апага гыйшык тотып йөргән Солтангәрәйдән, олыгайгач кабат хисләре уянган апасыннан тупас көлә, аларның бер-берсенә булган хисләрен җиргә салып таптый һәм Солтангәрәйне үзенә буйсындыра. Уен ахырында йомшак күңелле Солтангәрәй Сәрвиназ кулындагы уенчыкка әверелеп кала. Инде ул аңа каршы бернинди сүз әйтә алмый - ул үзенең кайда килеп эләккәнен яхшы чамалый, ләкин Сәрвиназның ятьмәсе нык итеп үрелгән була.
Сәхнәләштерелгән спектакльнең үзенчәлеге - барлык рольләрне дә хатын-кызлар башкаруында. Аларның һәрберсе рольгә нык кереп китеп тормышчан образлар тудыруга ирешә алды. Сабыр, тугрылыклы, туган җанлы тол хатын Әминә ролен Гөлүсә Галимова башкарды. Аның өстенә кигән киеме дә, һәр хәрәкәте, күз карашы авыл хатыннарына хас төгәллеклек белән башкарылды. Әлеге рольдә Гөлүсә Галимовага уйнарга туры килмәде, ул анда яшәде. Дөрес, мондый уен күрсәтү өчен күп тырышырга туры килгәндер. Әминә апаның каенсеңлесе - Сәрвиназ булып авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резеда Сабирова уйнады. Тискәре образны уйнау беренче карашка җиңел тоелырга мөмкин - болай да кыен тормышта ачуыңны гына чыгарырга кирәк. Мәкерле, җилбәзәк туташны уйнау Резеда Сабировага җиңел бирелде дип булмый. Берничә тапкыр күлмәк алмаштыру, икейөзлелекне уйнау - образга бик күп буяу
өстәргә кирәк була. Авылның күп еллар буена хатын-кыз акылын, зирәклеген үзенә туплаган, Әминәгә киңәшче дә, сердәшче, җан дусты булырга тырышкан Бәдриҗамал түтине - Гөлүсә Хисмәтова башкарды. Аның уены шулай ук тамашачыны җәлеп итә, табигыйлеге белән аерылып торды. Беренче карашка, Бәдриҗамал түти Әминәгә бары яхшылык тели - аны бәбкәсен саклаган ана каз шикелле бу уеннан, мәхәббәт ялкынынан саклап калмакчы була. Әмма икенче яктан үзенең инде шактый яшьтә булуын, ә Әминәнең әле сөеп-сөелеп яшәү бәхетенә кул салуын аңламый. Аңлагач та инде соң була.
Алдан язганыбызча, ир-атларны хатын-кызларга уйнарга туры килде. Солтангәрәйне - сабыр, тыйнвак ир-ат образын Миләүшә Нуриевага тудырырга туры килде. Заманасы хатын-кыз кулына калган вакытта, бәлки, бу гамәл үзен аклый да кебек. Миләүшә Нуриевага ир-ат булырга эчке дөньясы, шәхси сыйфатлары ярдәм иткәндер - тыйнаклык, сабырлык аның үзенә хас. Солтангәрәйнең дусты - Әмир ролендә Алсу Хисмәтова уйнады. Дустының гамәлләре, үз-үзен тотышы аның күзләрен каплаган булган икән бит. Хакыйкатьне, тол хатыннарны якларга әзер торуы - Әмирнең күркәм сыйфатлары.
Беренче тапкыр әлеге спектакль Тинчурин театрында режиссер Равил Тумашев тарафыннан 1980 елда куела һәм халык тарафыннан җылы кабул ителә. Без - әлеге спектакльне телевизор экраныннан К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары уйнавында карап үскән буын. Шөһрәт казанган, халык мәхәббәтен яулаган артистлар - Россиянең халык артисты Зимфира Досаева (Әминә апа), Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин (Солтангәрәй), Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова (Сәрвиназ) җан өргән образларны бүгенге авыл хатын-кызлары тудырганнары белән чагыштырып, парельләр үткәреп шаккатып карадым.
Бу спектакль халыкны ни белән үзенә җәлеп итә соң? Чөнки Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова истәлекләренә караганда, халыкның әлеге образларны ышанып кабул итүе шулкадәрле көчле була ки, хәтта авылларда йөргән чакта тискәре образлар тудырган артистларны кунарга да кертми торган булалар. Аяз Гыйләҗев әлеге әсәрендә тасвирланган вакыйгалар бик гади, халыкчан. Ә күтәрелгән проблемалар киңколачлы булуы белән аерылып тора. Мәхәббәткә тугрылык, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, Аяз Гыйләҗевнең хатын-
кыз күңелен ачып бирә алуы, мәкер һәм җиңел мәхәббәт, җилбәзәклек - бүген дә кабыргасы белән торган никадәрле глобаль проблемалар. Әминә апаның күпме еллар үтүгә карамастан, яу кырында ятып калган иренә тугрылык саклап Солтангәрәйгә: "Батырлар үлми, алар мәңгелек" дип әйткән сүзләре әсәрнең нинди әхлакый рольгә ия булуын күрсәтеп тора да инде. Ә бит әсәр сәхнәгә менгән вакытта авылда мондый вакыйгалар да, кешеләр дә аз булмый. Спектакльнең халыкка якын, аңа чыннан да "дәрсе гыйбрәт" булуы шуңа нигезләнә дә. Хатын-күз күңеле - пыяла, саксыз кагылсаң уала диләр. Авыл артистларының саф, чиста хатын-кыз күңелен төбеннән аңлаган драматург әсәренә алынулары да барлык сорауларны юк итә.
Раил Садретдинов,
журналист.
Нет комментариев