Казан балет труппасының Европа гастрольләре башланды
Мәдәният

Казан балет труппасының Европа гастрольләре башланды

15 ноябрьдә Швейцариянең Цюрих шәһәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасы үзенең Европа гастрольләрен башлады.

Көзге-кышкы турне чорында биючеләр Швейцария, Германия, Австрия, Франция, Нидерланд, Дания, Люксембург һәм Бельгия илләрендә чыгыш ясаячак. Чит ил тамашачыларына алар П.Чайковскийның "Аккош күле", "Йокыга талган гүзәлкәй", "Щелкунчик", С.Прокофьевның "Ромео һәм Джульетта" спектакльләрен күрсәтәчәк.
Ике ай ярымга сузылачак гастрольләрдә балет театрының тулы составы диярлек катнаша - Кристина Андреева, Нурлан Канетов, Михаил Тимаев, Олег Ивенко, Аманда Гомес, Алина Штейнберг, Коя Окава, Мидори Тэрада, Екатерина Одаренко һ.б.
Ноябрьнең икенче яртысында һәм декабрьдә исә Казанда опера һәм балет театры сәхнәсендә "Травиата", "Җәлил", "Борис Годунов", "Турандот", "Тоска", "Энҗе эзләүчеләр", "Мадам Баттерфляй", "Евгений Онегин" (һ.б.) операларны карап булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50947
Фото: http://m.prokazan.ru/userfiles/images/image-05-2014/img_3494.jpg


гастрольләр

Нет комментариев