Кавышу (булган хәл)
Мәдәният

Кавышу (булган хәл)

Паром салмак кына кузгалып китте һәм, киң елгада юл ярып, көз үз төсмерләрен салган каршы ярга юнәлде. Авыр дулкыннар иренеп кенә аны озата чыктылар. Баш өстендә тынгысыз акчарлаклар чыелдады.

Инде ничә еллар буе күзәтә бу манзараны Таңсылу. Елганы кичеп, һәркөн шәһәргә эшкә килә, ә кичен өенә кайта. Ни сәбәпледер, пристаньга якынлашкан саен йөрәге һәрчак сулкылдап, ашкынып куя. Әйтерсең, аны каршы ярда нидер көтә. Ни икәнен тәгаен белми кыз, тик бу "нидер" аның язмышын бөтенләй икенче якка борып, үзгәртеп җибәрер сыман.

Менә бүген, хыялый хисләргә бирелгән җиреннән, Таңсылу кинәт үзенә төбәлгән карашны тоеп алды. Кызыксынып борылып караса, палубадагы бер төркем халык арасында гаять таныш йөз күзенә чалынды. Хәйдәр! Дулкынланып торган кара чәчле, төз гәүдәле бу ир-егет аны игътибар белән күзәтә иде.

Көтелмәгән очрашудан Таңсылуның тыны кысылып, суларга һава җитмәгән кебек тоелды. Каушавын сиздермәскә тырышып, палуба кырыена ук килеп басты, ут янган йөзен дулкыннар чәчрәткән салкын су тамчыларына таба борды...

...Хәйдәр аны сөзәк яр буйлап салынган сукмакта куып җитте. "Таңсылу, нихәл?"- дип эндәште кыюсыз гына. Ни дип җавап биргәнен үзе дә аңлап бетермәде кыз. Шуннан соң икесе дә сүзсез генә янәшә баруларын дәвам иттеләр.

Таңсылуның авылына кадәр чакрым чамасы атлыйсы бар иде. Тынлыкны беренче булып егет бозды:

-Ашыкма әле, Таңсылу! Күрче, тирә-ягыбызда нинди матурлык! Табигать хозурында сөйләшик әле бераз, - диде.

"Сайрый белә", - дип уйлады кыз, әмма үзе дә сизмәстән, адымнарын акрынайта төште. Күңеле белән киресен эшләргә теләсә дә, булдыра алмады - йөрәге акылына буйсынмады.

Кичкә авышкан көзге көн, чыннан да, гаҗәеп матур иде. Күк йөзенә җәелгән шәфәкъ нинди генә төсләрне җыймаган үзенә! Агач яфраклары кояшның соңгы нурларында алтын йөгертелгән кебек ялтырый.

Алар бер мизгелгә тукталып калды. Хәйдәр, кызга якын ук килеп, аның көз исе, алма исе килгән чәчләреннән сыйпады һәм, кыюланып китеп, иреннәренә үрелде. Ни гаҗәптер, Таңсылу каршылык күрсәтә алмады. Киресенчә, назга сусаган бөтен барлыгы белән Хәйдәргә елышты... Ә икенче мизгелдә, исенә килеп, ир-егетне бар көче белән этеп җибәрде дә, авылга таба йөгерде. Шактый ара узганнан соң, борылып карарга булды: Хәйдәр урыныннан да кузгалмаган иде.

Уй-хисләрендә тәмам буталып, төне буе керфек какмады Таңсылу. Дөрес эшләдеме ул егетне үзенә якын җибәреп? Дәшмичә генә узып китәргә кирәк булгандыр, бәлки. Очрашу белән шунда ук егетнең кочагына кер, имеш! Алай дисәң, бер үбешкәннән ни булган?

Икенче көнне Хәйдәр күренмәде. Өченче көнне дә, дүртенче көнне дә... Югалды егет...

Кыз җанын кая куярга да белмәде, көн дә үзен битәрләде: ни дип елышты ул егеткә, ни өчен минутлык хискә бирелде? Их, сынап кына карарга теләгән икән бит ул аны! Һаман да шул матур кызлар артыннан чаба торган мут Хәйдәр икән, холкы һич үзгәрмәгән.

Тик алай уйлап ялгышкан, ахры, Таңсылу.

Вакыйгаларның дәвамы "Хезмәт даны" газетасында.

фото http://99px.ru/sstorage/53/2014/07/mid_107217_4654.jpg


Нет комментариев