Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә эшләп килүче Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы янәдән уңышлары белән сөендерә.
Күптән түгел коллектив Казан шәһәрендә үткән рәсәйкүләм “Барсик-2019” балалар иҗаты конкурс-фестиваленнән җиңү белән кайтты. “Халык стильле биюе” һәм “Эстрада бию” номинацияләрендә беренче дәрәҗәле дипломга ия булды алар.“Безнең 5А” биюе белән гала-концертта катнашты.
Нет комментариев