Илсөянең Уфадагы концерты вакытында 26 яшьлек бер ир-ат чәчәк бәйләме һәм балдак белән сәхнәгә менеп, җырчыга мәхәббәтен аңлаткан.
Алай гына да түгел, егет бик әрсез булып чыккан. Бөтен тамашачы алдында: "Мин Илсөяне яратам! Ул миннән бала табарга тиеш!" - дип белдергән. Артык хисчән егетне алып китәргә хәтта полицияне җәлеп итәргә туры килгән. "Соңгы җырымны да җырлый алмадым хәтта. Бәласеннән баш-аяк, дип, сакчылар астында үземне тиз арада кунакханәгә озаттылар", - ди Илсөя.
Нет комментариев