"Лада-Калина" машинасының арткы урындыгына утырып, концерт алдыннан вак-төяк эшләрен бетерергә ниятли. 100 метрлап ара узгач, борылышта такси машинасы "Daewoo Nexia" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Гүзәлия башын һәм кулын бик нык бәрә.
- Юл һәлакәтенә очрагач, шок хәлендә идем. Иң борчылган нәрсәм - сольный концертым. Ярый әле битем белән бәрелмәгәнмен дип уйлап куйдым. Шундый курыктым. Башым белән кулым әле дә сызлап тора. Кулымның авыртуын тамашачыга түгел, иремә дә сиздермәдем. Аллага шөкер, Казандагы сольный концертымнан канәгать калдым. Үземне өйдәге сыман хис иттем. Бик җылы каршы алдылар. Сәхнә артында да бик күңелле булды. Уйлап карасаң, Филармония концертлар залында көн саен берәр җырчының концерты була. Быелгы концертыма рекламам да әллә ни көчле булмады. Шулай булуга карамастан, зал шыгрым тулы иде. Рәхмәт тамашачыларыма, - дип калды Гүзәлия.
Җырчы концерттан соң табибларга күренеп йөри. Барысы да яхшы булсын иде дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев