Гөлназ Сираева яңа белем алган
Мәдәният

Гөлназ Сираева яңа белем алган

Татар эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Сираева һәрвакыт үзен үстерү, белемен күтәрү белән шөгыльләнә.

Шушы көннәрдә җырчы Чаллыда "Сөйләм сәнгате: риторика һәм ораторлык осталыгы" курсын уңышлы тәмамлап, имтихан чыгышында беренче урынга лаек булган. "Сөйләм телен камилләштерү максаты белән укыдым, чөнки яхшы сөйләм - уңыш нигезе", - диде җырчы.

Гөлназ инде ике еллап туй, юбилей мәҗлесләре алып бара. Шуңа күрә яңа һөнәре аңа әлеге эшендә ярдәм итәчәк. "Курслар 3 ай гына барса да, үзем өчен бик күп яңалык белдем. Мин моны тагын бер баскычка күтәрелү дип кабул итәм. Мәҗлес алып бару зур тырышлык сорый, ул чыгып җырлап кереп китү генә түгел. Җырлау җиңелрәк", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева.


Ләкин әле җырчы бу белемнәре белән генә чикләнергә җыенмавын белдерде. Мәктәптә гел бишлегә генә укыгангамы, һәр укытучысы Гөлназны үз һөнәрен сайлар дип уйлаган. "Инглиз теле укытучысы мине телләр белгече итеп күрде, математика укытучысы физмат факультетына керүемне теләде. Ләкин мин җырчы булырга теләдем. Бу һөнәрне сайлагач, барысы да гаҗәпләнде. Хәзер минем башка һөнәрләрне дә үзләштерәсем килә. Хыялга ашмаган теләкләрем күп әле", - диде Гөлназ.

Эльвира Шакирова.

Чыганагы: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/47162

Фотосы: vk.com


яңа белем

Нет комментариев