Гимназиянең активистлары “Россия укучылар хәрәкәте”нә кабул ителделәр (+фото)
Мәдәният

Гимназиянең активистлары “Россия укучылар хәрәкәте”нә кабул ителделәр (+фото)

Татарстан Россия Федерациясе регионнары арасыннан беренчеләрдән булып "Россия укучылар хәрәкәте" арасына керде. Бу мөһим вакыйга Казан шәһәрендә үтте. Тантанада безнең районнан педагог-оештыручы Гөлназ Валеева һәм унберенче сыйныф укучысы Алия Хәбибуллина катнаштылар.

Алия бу хәрәкәткә иң беренче булып кергән иде. "Хәрәкәт" сүзе алга таба атлау, биеккә күтәрелү дигәнне аңлата. "Россия укучылар хәрәкәте" дүрт юнәлеш - шәхси үсеш, гаржданлык һәм патриот үсеш, актив граждан һәм информацион-медия теләктәшлектән тора. Һәр юнәлеш өчен дә укучының актив булуы кирәк. Әлеге хәрәкәтнең эшчәнлеге баланың төрле яклы үсешен һәм аның мәнфәгатен кайгыртачак.

Беренче сентябрь Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе өчен дә истәлекле көн булды. Белем тантанасында"Смена" актив балалар оешмасы "Россия укучылар хәрәкәте" рәтенә кабул ителде. Бәйрәм бу хәрәкәткә кабул ителүчеләрнең вәгъдә бирүеннән башланды. Аннан соң тантаналы рәвештә гимназиянең иң актив 30 чыгарылыш сыйныф укучысына хәрәкәт логотибы төшерелгән ак галстуклар бәйләделәр. Сүз уңаеннан, киләчәктә бу рәткә сигез яшьтән башлап барлык укучылары да керә алачак. "Россия балалар хәрәкәте" эшчәнлеген Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенең педагог-оештыручылары Светлана Шлыкова һәм Гөлназ Валеева җитәкләячәк. Актив укучыларны котларга һәм сәламләргә дип Балык Бистәсе советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмагилов, "Факель" балалар оешмасының председателе, балалар хәрәкәте кураторы Елена Блинова кунакка килгән иде. Активистларга уңышлар теләделәр, чараларда актив катнашырга чакырдылар алар.


Нет комментариев