«Галия җыры» – «Тапшырылмаган хатлар»ның җаны!
Мәдәният

«Галия җыры» – «Тапшырылмаган хатлар»ның җаны!

Интернет киңлекләрендә «Галия җыры» пәйдә булды. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильмның үзәген нәкъ шушы җыр тәшкил итә дә инде. Г.Камал театры артисты Гүзәл Минакова башкаруында яңгыраган музыкаль әсәрне тамашачы җылы кабул итте. Кинофильмнан алынган әлеге өзектә адәм баласының эчке кичерешләрен бар тулылыгы белән чамаларга мөмкин. «Тапшырылмаган хатлар»га иҗат...

Интернет киңлекләрендә «Галия җыры» пәйдә булды. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильмның үзәген нәкъ шушы җыр тәшкил итә дә инде.


Г.Камал театры артисты Гүзәл Минакова башкаруында яңгыраган музыкаль әсәрне тамашачы җылы кабул итте. Кинофильмнан алынган әлеге өзектә адәм баласының эчке кичерешләрен бар тулылыгы белән чамаларга мөмкин. «Тапшырылмаган хатлар»га иҗат ителгән музыка картинаның җанын тәшкил итә дисәк тә, һич кенә дә арттыру булмас. Геройларның кичерешләрен, автор һәм режиссер идеяләренең гәүдәләнешен дә без нәкъ музыка аркылы тоемлыйбыз. Гомумән фильмның музыкаль бизәлеше уңышлы дип авыз тутырып әйтергә җирлек бар. Бу өзектә дә аны чамаларга мөмкин.



Интернет челтәренә таратылган музыкаль өзектә җырның көй авторы танылган композитор Эльмир Низамов (фильмда музыка укутучысы), Галиянең соңгы мәхәббәте - Вәлине уйнаган җырчы Айдар Сөләйманов катнаша. Шулай ук Биектау районының Олы Кавал халкы да кадрларга эләккән. Алар авыл клубында Галиянең җырын йотлыгып тыңлыйлар. Җырның сүзләрен Илсөяр Шиһапова иҗат иткән.



Эльмир Низамов Интертат.ру электрон газет журналистына әлеге проект турында түбәндәгеләрне сөйләде:



- Күптәннән инде кинофильмга көй язарга хыяллана идем. Минем әлегә кадәр спектакльләргә, кыска метражлы фильмнар һәм мультфильмнарга музыка иҗат иткәнем бар иде. Ә тулы метражлы кинофильмга беренче тапкыр язуым. Төп басымны әсәрнең героинясы нәкъ менә шушы клиптагы Галия җырына ясадык.



Кутуй повесте буенча Галия үз җырын яза бит. Фильмның композиторы буларак, минем максатым - Галиянең җыры аша төп геройның образын ачу, аның эчке кичерешләренә тәңгәл китерү иде. Бу җыр фильмда ике тапкыр яңгырый һәм инструменталь мотивларның шактые шуңа нигезләнә.

«Театр на Булаке» оркестрына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, алар безгә музыканы яздырырга ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә киномузыканы тере оркестр тавышына яздыру сирәк күренеш, ә минем өчен бу бик мөһим. Бик бирелеп, яратып, каһарманнарның уй-хисләрен максималь дәрәҗәдә ачарга тырышып яздым. Кинода актер булып төшүем дә тәүге тапкыр булды, - ди композитор егет.


Мөршидә КЫЯМОВА

Чыганак: madaniyat-tt/


Нет комментариев