Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымга һәйкәл ачылды. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
- Республика җитәкчелеге исеменнән баулылыларга, «Татнефть» җәмгыятенә, Татарстан Язучылар берлегенә һәйкәл төзүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт, - дип сүз башлады Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тантанада. - Фәнис Яруллин үз хәле авыр булганда да оптимистик, юмористик рухта әсәрләрен язган кеше. Әдәбиятта ул тирән эз калдырды. Ә Нурсөя ханым аңа терәк булып, иҗатка рухландырып, көч биреп торды. Шушындый матур кеше булганыгыз, матур яшәгәнегез өчен рәхмәт, Нурсөя ханым. Сез икегез дә бу һәйкәлгә лаек, - дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы шагыйрьнең гомер юлдашы Нурсөя ханымга.
Һәйкәлнең авторы - Баулы районының Шалты авылында туып үскән сынчы Рәсим Шәрифуллин.
http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/11311
Нет комментариев