Мәдәният
Данир Сабировның кызы чит илдән зур бүләк белән кайткан!
Юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Кипрдан ялдан кайтып төште. Билгеле булганча, Сабировларның 6 яшьлек олы кызлары Мәрьям нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек була. Кипрда да Мәрьям тик ятмаган, осталыгын күрсәтеп бүләк откан!
- Мәрьям 3 яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Кипрга баргач та балалар үзәгенә кереп карарга булды. Анда ярышлар бара иде, кызыбыз да читтә калмады, бик теләп катнашты. Йөзү, бию һәм башка өлкәдә үзен күрсәтте. Медаль белән бүләкләделәр үзен. Чит илгә соңгы тапкыр төпчек кызыбыз Дания белән йөкле булганда барган идек. Кипрда гаилә дусларыбыз белән 8 көн ял иттек, бик канәгать булып кайттык, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данирның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова
http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/21355-danir-sabirovnyi%D2%A3-kyizyi-chit-ild%D3%99n-zur-b%D2%AFl%D3%99k-bel%D3%99n-kaytkan.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев