Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Бүген Балык Бистәсендә “Йолдызлык”-“Созвездие” республика яшьләр телевизион эстрада фестиваленең зональ туры ярышлары дәвам итә (ФОТО)

Бу минутларда Балык Бистәсе мәдәният йортында "Йолдызлык"-"Созвездие" республика яшьләр телевизион эстрада фестиваленең зональ туры дәвам итә. Анда Кукмара, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан хореографик коллективлар, конферансьелар, яшь башкаручылар катнаша. Ярышларның икенче көнен Балык Бистәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин ачты. - Фестивальнең 17 еллык тарихында ул беренче тапкыр...

Бу минутларда Балык Бистәсе мәдәният йортында "Йолдызлык"-"Созвездие" республика яшьләр телевизион эстрада фестиваленең зональ туры дәвам итә.

Анда Кукмара, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан хореографик коллективлар, конферансьелар, яшь башкаручылар катнаша.

Ярышларның икенче көнен Балык Бистәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин ачты.

- Фестивальнең 17 еллык тарихында ул беренче тапкыр Балык Бистәсе җирлегендә үтә. Бу матурлык һәм сәнгать бәйрәме. Район муниципаль башлыгы һәм үземнең исемемнән сезне чын күңелдән котлыймһәм уңышлы чыгышлар телим,- диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова да шулай ук катнашучыларга үз теләкләрен җиткеде.

Концерт бәләкәй төркемнең "Конферанс" номинациясендә ярышучылар чыгышы белән башланды. Лаештан Габделәхәт дигән егет үзенең чыгышы белән таң калдырды. Шулай ук сәхнәдә «Мишутка», «Конфети», «Экспромт», «Дуслык», (Лаишево), «Камские звездочки» (Балык Бистәсе), Питрәчтән «Сәяхэт», «Непоседы» (Мамадыш) хореографик төркемнәр биеделәр.

Конкурс дәвам итә.

Тулырак газетабызда укый аласыз.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев