Беренче тапкыр Марсель Сәлимҗанов премиясе биреләчәк
Мәдәният

Беренче тапкыр Марсель Сәлимҗанов премиясе биреләчәк

Бүген Камал театрында Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан чаралар үтә. Беренче мәртәбә Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов премиясе тапшырыла. Режиссерның "Намус һәм тугрылык" номинациясендә алган "Алтын битле"ге беренче мәртәбә театр фойесына куела.

7 ноябрь чаралары программасы:

10.00 - Марсель Сәлимҗанов каберенә традиция буенча чәчәкләр кую. 2015 елда данлыклы режиссерның тууына 81 ел була. Татар бистәсе зиратына автобуслар 10.00 дә Камал театры яныннан кузгала.

14.30 - Кече сәхнәдә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча "Кәҗә, сарык һ.б" әкияте премьерасы. Режиссерлары - Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.

18.00 - Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә булдырылды. Премия тапшырылганнан соң театрның Зур сәхнәсендә "Гөргөри кияүләре" спектакле. Режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50652

Фото: http://img.rl0.ru/pgc/518x345/545fb866-076e-2429-076e-2426a14aa8d1.photo.0.jpg


премия

Нет комментариев