Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп килүче “Илһамият” төркеме легендар җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр, музыкантлардан оешкан. Бу көннәрдә әлеге төркемнең муниципаль берәмлекләрдә чыгышлары бара.
4 сентябрьдә “Илһамият” төркеменең Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Рөстәм Маликов, Кирам Сатиев, Виктор Шәрәфетдинов һәм башка легендар артистларыбыз катнашындагы җыр-моңнарга бай концерт программасы Балык Бистәсе мәдәният йортында да була. Керү ирекле. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Нет комментариев