20 сентябрьдә Балык Бистәсе мәдәният йортында “Көзге моңнар” дип исемләнгән иҗат сезоны ачылышы була.
Җәйге ялдан соң мәдәният йорты тамашачылар өчен кабат үз ишекләрен ача. Сәнгатьне яраткан райондашларыбыз өчен яңадан-яңа концерт программалары, спектакльләр тәкъдим ителәчәк. Ә яңа сезонның ачылышы үзешчәннәребез белән беррәттән, республикабыз сәхнәләрендә чыгыш ясаучы профессиональ җырчы-райондашларыбыз катнашында узар дип көтелә.
Нет комментариев