Район халык театры (режиссеры Рәфхәт Галиев) һәр язда яңа спектаклен сәхнәгә күтәрә. Быел да ул Эльмира Ибраһимованың "Никтудымнар авылында" дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясен тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Спектакльнең куелышы һәрвакыттагыча үз биеклегендә иде. Тамашачы аны карап рәхәтләнеп ял итте, рухи ләззәт алды. Соңыннан сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Илһам Валеев та бу хакта мактау сүзләрен жәлләмәде, театр коллективына ихлас рәхмәтен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Халык соравы буенча әлеге комедия 4 нче майда район мәдәният йортында янәдән күрсәтеләчәк.
Автор Фарваз Каюмова.
фото
Нет комментариев