Шушы көннәрдә район үзәгенең Хәмәдияров урамында яшәүчеләр алдагы елларның гадәте буенча "Хамадияров көне"н бәйрәм иттеләр.
Бу көнне билгеләп үтү 2013 елдан башланган. Шуннан аны ел саен үткәрә башлаганнар.Урам халкы тырышлыгы белән зур өстәл әзерлиләр бу көнне. Һәркем булдыра алганча аш-су әзерләп алып килә. Быел уха пешергәннәр, аеруча бу эштә Марсель Кәримовның тырышлыгы зур булган. Самоварда чәй кайнатып тәм-том белән сыйланганнар. Кызыклы уеннар да оештырган алар. Балалар асфальттә рәсем ясаганнанр, махсус биремнәр үтәгәннәр. Кыскасы, бәйрәм күңелле узган. Һәркем канәгать калган.
Нет комментариев