Балык Бистәсеннән талантлы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга якын көннәрдә 75 яшь тулган булыр иде
Мәдәният

Балык Бистәсеннән талантлы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга якын көннәрдә 75 яшь тулган булыр иде

Кадыйр Сибгатуллин арабыздан бик иртә китеп барды (июнь, 1994 ел), аңа әле нибары илле ике яшь иде. Әле язасы да язасы, иркенләп иҗат итәсе иде юкса...

Күренекле шагыйрь Марс Шабаев болай дип язган иде: "Татарстан язучыларының чираттагы съезды көннәре. Кадыйр белән очраштык, озак кына сөйләшеп йөрдек. Ул, куанып: "Менә, бер бәйләм өр-яңа шигырьләремне күтәреп килдем әле! Съездыбызга бүләк...-дип, көлемсерәбрәк әйтеп тә куйды.-"Казан утлары"на калдырып китәм. Анда үзебезнең шагыйрьләр утыра бит-шигырьне ватып-сындырып бетермиләр. Бәйләм-бәйләм килеш тулы итеп бастыралар,диде.-Һи, хәзер цензура-тыюлар юк бит!"-дип, киң итеп елмаеп җибәрде.

Ике көннән без Кадыйр Сибгатулинның вафатын ишеттек... Җан әрни... вакытында тиешле бәясен ала алмыйча китте бугай талантлы каләмдәшебез.

Без Кадыйр Сибгатуллинны, аның шигъриятен онытмаска тиешбез. Бар булган иҗатын җыеп, томлыкларын нәшер итәсе иде аның..."

Югары Тегермәнлек мәктәбе укытучысы, Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы Рамазан Кабировның шагыйрьнең юбилеена багышлап язылган кызыклы язмасының тулы варианты белән газетабыз битләрендә таныша алырсыз


Нет комментариев