Балык Бистәсенең туган якны өйрәнү музеенда “Волшебный мир кино” дип аталган күргәзмә эшләде (фотолар)
Мәдәният

Балык Бистәсенең туган якны өйрәнү музеенда “Волшебный мир кино” дип аталган күргәзмә эшләде (фотолар)

Ул илебездә "Кино елы" буларак барган чаралар дәвамында район кино челтәре директоры Лидия Давыдованың музей хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган уртак "җимеше".

Балык Бистәсе авылында кинофильмнарны узган гасырның 30 нчы елларында күрсәтә башлаганнар. Алар күп булмаган һәм аклы-каралы төстә генә төшерелгәннәр. Инде 60-80 елларга, совет кинематографиясенең чәчәк аткан чорында «Весна на заречной улице», «Любовь и голуби», «Анна Каренина», «Война и мир», «Полосатый рейс», «12 стульев», «Кавказская пленница» һәм башка күпсанлы легендар фильмнар һәм комедияләр төшерелгән. Киносеансларга тамашачы күп йөргән, күп чакта кичке сеансларны кабатларга да туры килгән. Фильм башланыр алдыннан гәдәттә документаль фильм күрсәткәннәр. Район культура йортының айлык планы буенча, мәсәлән, 24 олылар һәм 12 балалар сеансы күрсәтелергә тиеш булган. Билетларның бәяләре кыйммәт түгел иде. Олылар өчен 20-30, ә балаларрныкы-биш тиен. Телевизорлар ул вакытта һәркемдә дә булмаган. Шуңа күрә халык клубларга рәхәтләнеп йөри иде. Фильмнан соң танцалар һәм биюләр, яшьләрнең очрашу урыны да булды клуб.

Күргәзмәдә район кино челтәре тарафыннан күп төрле материаллар күрсәтелде: хезмәткәрләрнең фоторәсемнәре, алар турындагы төрле еллардагы материаллар, кинофикация буенча Дәүләт комитетының һәм партиянең район комитеты Почет грамоталары, китаплар, фильмнар турында иллюстрация белән эшләнгән каталоглар, журналлар, фильм кинопленкалары.

Район мәдәният йортының киномеханигы Анна Сергеевна Егорованың күргәзмәгә куелган хезмәт кенәгәсендә аның бу эшкә 1945 елны килеп, 1983 елда пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат ителүе кебек кызык язмалар бар. Абдулхак Сабир улы Мөхәммәтшин - район киночелтәренең 1964 елдан башлап җитәкчесе буларак(1964 елдан башлап) аның үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның җитәкчелеге астында оешма экономик яктан көчлеләнеп, материаль яктан ныгып китә. Кинофикация эше белән баш бухгалтер М.Ненастьева, эконоист Л.Баннницына, бухгалтер З. Павлова, мастер М. Бәдретдинов үз гомерләренең озак елларын бәйләделәр. Күп еллар бу өлкәдә эшләүчеләр алар гына түгел билгеле. Түбән Тегермәнлектән Васил Шәмсевәлиевның илле еллык стажы бар. Котлы Бөкәштән - Г. Шакиров, Күкидән - Госман Галиев, Юлсубинодан -Бәйрамхан Нотфуллин, Анатыштан -Евгений Кузнецов, район мәдәният йорты контролеры- Е. Иванова кебек хезмәткәрләр озак еллар шушы эштә хезмәт куйганнар.

Киноаппаратлар урнашкан бүлмә стенасына элекке һәм хәзерге киноафишалар урнашкан, шул хисаптан балалар фильмнарыныкы да. 2013 елда Россиядә "Минем яраткан киногероем" дип аталган конкурска районыбыз балалары тарафыннан тәкъдир ителгән рәсемнәр дә күргәзмәдә үз урыннарын алганнар. Күргәзмәнең иң зур экспонатлары ул - ике стационар кинопроектор. Шулар ярдәмендә без кино дигән могҗизага аяк басабыз. Кинолента корылган бер зур бобина һәм икенче буш бобина махсус күчәрләргә утыртылалар. Кинолента зур объектив аркылы уза һәм сүрәт залда урнашкан экранга төшә. Гадәттә фильмнар сәгать ярым бара торган булалар. Бер проекторда лента беткәч икенчесе җибәрелә. Ул арада бушаганына чираттагы бобина корыла. Алар электр белән эшләү сәбәпле куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү сорлган. Лента өзелгән очракта аны махсус пресста эзләр, таплар калдырмыйча ябыштырганнар. Күрсәтелгән ленталарны өстәлгә урнаштырылган җайлама ярдәмендә кирегә чорнатканнар. Бу алым кинофильм башка җирләргә җибәрелгәч эшне тизләтү өчен кулланылган.

Күргәзмәдә башка бик күп кызыклы мәгълүматләр алырга мөмкинлек бар иде. Зурларда да, балаларда да бу күргәзмә зур кызыксыну уятты. Алар залда фильм һәм мультфильмнар карап утырганда экранга каршы яктан төсле нурлар ташкынын күрделәр. Киномеханик эшенең асылына төшенделәр, теләгәннәр афишаларга үзләренең уй-хисләрен юлларга салдылар. Киноиндустрия көчле ташкын булып яңара бара, үзгәрә. Ә безнең күргәзмә - ул инде кайтарып булмый торган тарихка бер экскурсия генә.

Светлана Кутлина.


Нет комментариев