Балык Бистәсендә әкият иле (+фоторепортаж)
Мәдәният

Балык Бистәсендә әкият иле (+фоторепортаж)

Һәр ел саен август ахырында укытучылар район үзәгенә август киңәшмәсенә җыелалар.

Бу көн иң беренче чиратта һәр мәктәп оештырган күргәзмәләр белән истә кала торгандыр. Бу елны да алар бер-берсеннән калышырга теләмичә бик яхшы әзерләнгәннәр. Яңа мәдәният йорты каршында иртәдән үк яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләрдән матур экспонатлар, әкият геройларыннан торган алан барлыкка килде. Һәрберсе аерым тема буенча әзерләнгән. Берсе Тукай аланы эшләсә, икенчесе "Ал җилкән" әсәрен күрсәтергә тырышкан, табигать бүләге дип исемләнгән аланнарда яшелчәләрдән нинди генә геройлар ясалмаган. Кукуруздан зур кояш, суганнан үрелгән толым, кабактан авыл малае, ташкабактан чәчәк кыз, баклажаннан пингвин, кит балыгы, алмадан күбәләк корты, кәбестәдән куян, кабак белән кыярдан ташбака, агачтан һәм машина тәгәрмәчләреннән дә сыннар ясаганнар. "Кино елы уңаеннан күргәзмәне "Ассоль-Грей" дип атарга булдык. Җилкәнле көймә ясадык, аның янәшәсендә сулыкта чын ташбакабыз да бар әле",-ди беренче номерлы гимназия укытучысы Эльвира Закирова. "Чын күңел биреп тырышып эшләдек. Минемчә, уңышлы килеп чыкты. Ә менә бу яшелчә күргәзмәсен бишенче сыйныф укучысы Рушан Нәбиуллин апасы белән бергә эшләде. Бүген Рушан яшелчәләр композициясенең сакчысы булып киенде",-дип сүзгә кушылды шул ук мәктәп укытучысы Альбина Замалиева. Шомбыт мәктәбе үзенең күргәзмәсен "Табигать бүләге" дип атаган. Монда яшелчәнең нинди генә төре юк һәм алардан нинди генә композиция ясалмаган. Кабактан ясалган авыл малае да ни тора. "Быел күргәзмәне эшләве аеруча күңелле булды. Яшелчәләрдән генә түгел чәчәкләрдән дә никадәр композиция ясадык. Чәчәкләрне без бик яратабыз, аларны мәктәптә генә түгел өйдә дә бик күпләп үстерәбез",-диделәр Шомбыт мәктәбе укытучылары Нурисә Ибраһимова белән Диләрә Зиннәтуллина. Биектау мәктәбе "Тукай аланы" белән кунакларны үзенә җәлеп итеп торды. Аларны кулларына су сипкеч тоткан кызлар каршы ала. Ә аланга килеп керүгә Тукай әсәрләреннән барлык геройларны да күрергә була иде. Кәҗә белән сарык, шүрәле, әби белән бабай, сиртмәле кое - барысы да бар анда. "Күргәзмәне Тукай әсәрләрендәге персонажлар белән оештырырга булдык. Коллектив белән бик күңелле әзерләндек. Өч төркемгә бүленеп эшләдек. Дамирә Мингалиева җитәкчелегендә гуманитар һәм математик төркем бер төрле эш башкарса, башлангыч сыйныф төркеме икенче эш белән мәшгуль булды. Укытучылар бик тырыштылар. Минемчә, күргәзмә бик матур килеп чыкты",-диде Биектау мәктәбе укытучысы Гүзәлия Гарипова. "Бу мәктәп коллективы бик тырыш. Бүгенге күргәзмәләре аеруча үзенчәлекле. Эшләнмәләренә карап, осталар ясаган диярсең. Бер елны да алдынгы урыннарны кулдан ычкындырмый алар",-дип сүзгә кушылды кунакларның берсе Рәшидә Хәсәнова. Һәр мәктәпнең дә күргәзмәсе игътибарга лаек иде. Бәйрәмне күзәтергә килүчеләр эшләнмәләрне шаккатып карап йөрделәр. Кайберләре үзләренең фикерләре белән бүлеште. "Безгә күргәзмәләр бик ошады. Ямаш мәктәбе күргәзмәсендәге толымлап үрелгән суганнарны арбага ничек матур урнаштырганнар. Үзебезнең авылдагы бала-чак вакытыбыз искә төште", -диде Миннебикә Габдрахманова. "Миңа Юлсубино мәктәбе күргәзмәсендәге каен агачыннан ясалган телефон һәм чәчәк букетлары тотып торучы сыннар ошады. Бик оста эшләгәннәр", -диде Эльмира Фәттахова.

Район башлыгы Илһам Валеев һәм килгән кунаклар Татарстан республикасының гомум белем идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Татарстан республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне саклау фонды директоры Нурия Хашимова күргәзмәләрне бик ошатып, кызыксынып карап йөрделәр. "Дельфин" сәламәтләндерү комплексы каршында спорт ярышларында җиңү яулаган медаль һәм кубоклардан да күргәзмә оештырганнар иде. Аның янәшәсендә бил, кул көрәше, теннис, уктан ату күренеше әзерләгәннәр. Аларны күзәтеп чыканнан соң кунаклар мәдәният йорты бинасы эчендә оештырылган методик күргәзмәләр, балаларның фәнни-техник иҗаты, спорт һәм башка күп юнәлештәге эш нәтиҗәләре белән таныштылар. Шуннан соң мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе утырышы башланды.

Барладык, яңа елга юл алдык

Залга мәктәп директорлары һәм укытучылары, балалар бакчасы җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре җыелды. Пленар утырышны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков башлап җибәрде. Үзенең докладында узган уку елына нәтиҗә ясады, бәя бирде. Шулай ук кызыклы темалар белән Яңа Арыш мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин, Балык Бистәсе беренче номерлы гимназия укытучысы Роза Горшкова, "Березка" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Прохорова, Юлсубино мәктәбе укытучысы Айсылу Сахапова да чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрдән торган резолюция кабул иттеләр. Район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан республикасының гомум белем идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Аннан соң иң дулкынландырган мизгел мәгариф өлкәсе алдынгыларын бүләкләү тантанасы башланды. Бүген оештырган күргәзмәләргә дә нәтиҗә ясадылар, урыннар билгеләделәр. Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәп "Методик күргәзмә оештырган иң яхшы мәктәп", "Мишутка" балалар бакчасы "Методик күргәзмә оештырган иң яхшы балалар бакчасы", Балык Бистәсе беренче номерлы мәктәбе "Иң яхшы "Күчерелмә клумба" күргәзмәсе оештырган мәктәп", Биектау мәктәбе "Иң яхшы "Табигать бүләге" күргәзмәсе оештырган мәктәп", Югары Тегермәнлек мәктәбе "Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән мәктәп", Олы Елга авылы "Умырзая" балалар бакчасы "Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән балалар бакчасы" исемнәренә ия булдылар.

Бу көннең тагын бер истәлекле вакыйгасы - Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясенә Татарстан Президенты фатихасында район башлыгы Илһам Валеев микроавтобус ачкычы тапшырды.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.


Нет комментариев