Балык Бистәсе үзәк балалар китапханәсендә укучыларның җәйге ял чорында елның-елында китап уку программасы эшләп килә.
Китапханәнең бусагасыннан ук укучыларның кәефен күтәрерлек итеп эшләнгән «Книжные соблазны лета», «Девчонки и мальчишки, читайте летом книжки» дип аталган китап күргәзмәләре каршы ала. Китапханә хезмәткәрләре балаларны быел да китап уку дөньясына "сәяхәт"кә чакыралар. Һәр укылган биш китап өчен үз "корабыңа" бер җилкән - бонус биреләчәк.
"Сәяхәт"кә нәтиҗәләр җәй ахырында китапханәдә үткәреләчәк.
Нет комментариев