Балык Бистәсе - җырлы-моңлы туган як
Мәдәният

Балык Бистәсе - җырлы-моңлы туган як

«Читтә йөргән чакта сагындырып, Керер өчен төнлә төшеңә. Зәңгәр таңлы, биек, аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә». (Ф. Яруллин). Чыннан да, үз туган ягын, туган төбәген яратмаган кеше юктыр ул. Районыбызның 90 еллыгы уңаеннан район үзәк китапханәсендә уздырылган "Җырлы-моңлы туган як" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тамашачыларның күңелендә матур бер хатирә...

«Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшеңә.
Зәңгәр таңлы, биек, аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә».
(Ф. Яруллин).
Чыннан да, үз туган ягын, туган төбәген яратмаган кеше юктыр ул. Районыбызның 90 еллыгы уңаеннан район үзәк китапханәсендә уздырылган "Җырлы-моңлы туган як" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тамашачыларның күңелендә матур бер хатирә булып озак сакланыр әле. Чөнки районыбызның 17 авылыннан килгән яше-карты Балык Бистәсе төбәгенә мәдхия җырлады бу көнне. Туган якка булган мәхәббәтләрен шигырь юлларына, моңлы җырларга төреп җиткерделәр алар. Алай гына да түгел, бүгенге чарага килгән һәркем китапханәчеләрнең "Туристик сукмак" ("Туристическая тропа") диеп исемләнгән бәйге кысаларында үз туган ягының гүзәллеген тасвирлаган берсеннән - берсе матур презентацияләр карап та хозурлана алды. Светлана Наумова (Полянка), Наҗия Хәсәнова (Тулуш), Фирдәүс Садриева (Олы Көл), Шомбыттан Адиля Шакирова белән Рамин Фәйзуллин, Гүзәл Хәбибуллина (Корноухово), Олы Әшнәктән Мәхрүзә Минһаҗева белән Гөлсинә Гарифутдинова, Камил Харисовларның (Олы Укмас) чыгышларын зал алкышларга күмде.
Кичәдә туган төбәгебезнең матурлыгын, гүзәллеген үз әсәрләре аша халкына җиткергән якташ каләм әһелләребезнең дә исемнәре яңгырады. Чыннан да, нинди генә язучылар чыкмаган безнең төбәктән! Миргазиз Укмаси, Яков Емельянов, Кадыйр Сибгатуллин, Мансур Шиһапов, Роберт Әхмәтҗанов, Вазыйх Фатыйхов, Әхәт һәм Ренат Гаффаровлар, Гөлнур Архипова - Әхмәдуллина, Фәүзия Солтан... саный китсәң шактый. Бүгенге кичәдә, укучылар тарафыннан әлеге авторларның шигырьләре белән беррәттән, Миннур Сафиуллин, Светлана Кутлина, Владимир Кулыгиннарның үз туган төбәкләрен данлаган әсәрләре яңгырады. Үсеп килүче буынның бүгенге чарада күпләп катнашуы аеруча куанычлы хәл. Чөнки балаларыбызның күңелендә туып-үскән җиренә карата мәхәббәт, туган төбәге белән горурлану кебек патриотик хисләр тәрбияләү нәкъ тә менә без - өлкәннәрнең изге бурычы.
Кичә ахырында чыгыш ясаган китапханә директоры Рәүфә Кадырова да һәрбер катнашучыга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүгенге чарадан канәгать калуын белдерде, мондый чараларның кирәклеген ассызыклап үтте.
Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән кайтып китмәде. Һәр катнашучы үзәк китапханә тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кичәгә килгән һәркем шактый озакка җитәрлек рухи канәгатьлелек хисен, матур һәм якты уйларны үзләренә юлдаш иткәндер диеп ышанып каласы килә.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Нет комментариев