Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы яшьләре мәртәбәле чарада катнашканнар

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Татарстан халыкларының Дуслыгы йортында узучы республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу турында катнаштык.

Әлеге бәйге Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган иде. Мин китапханә мөдире буларак, Разил Вәлиев шигырьләрен яратып укучы, җырларын үз итүче Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы - Рамилә Әхмәтвәлиеваны әзерләгән идем. Ул "Вокал" номинациясендә катнашып, шагыйрь сүзләренә язылган "Ак пароход " җырын башкарды. Казан шәһәреннән матур , горурлану хисләре белән кайттык. Әлеге чарада катнаша алуыбызга бик сөендек. Сертификатлар һәм "Ривьера» аквапаркына билетлар алып кайттык.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы китаханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев