Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Китапханә-белем йорты” дип исемләнгән чара үтте
Мәдәният

Балык Бистәсе Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Китапханә-белем йорты” дип исемләнгән чара үтте

Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге - Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче.

Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Без дә шушы уңайдан, 9 нчы гыйнвар көнне Яңа Арыш авылы китапханәсендә "Китапханә-белем йорты" дип исемләнгән әдәби чара үткәрдек. Чарада мәктәп укучылары катнашты. Бәйрәмебез төрле уеннар, мәкальләр, табышмаклар, тел көрмәкләндергечләр әйтү белән үрелеп барылды. Укучылар иң күп укылган китапларын барладылар, яратып башкара торган шигырь, җырларын башкардылар. Укучыларга иң ошаганы- минем дә алар белән бергәләп көч сынашу булды.Һәрбер уен баллар белән исәпләп барылды. Китапханәгә еш йөрүче укучыларыбыз арасыннан-Зәлинә Кәримова, Дәлия Садыйкова, Язгөлем Гатиятуллина, Камилла Хәсәншина җиңүче дип бәяләнде. Укучыларга бик зур рәхмәт. 2017 елда китап укучыларыбыз тагын да артсын дигән теләктә калам.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.


Нет комментариев