Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш төбәгендәге  бәйрәм чарасы
Мәдәният

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш төбәгендәге бәйрәм чарасы

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - кызларда. 8 март хатын - кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле.

Әле күптән түгел генә авылыбызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәдә ир-егетләр көч сынашсалар, инде чират гүзәл затларга да җитте. Гүзәл кызлар тормышта гына түгел, сәхнә белән дә бик дуслар икән. "Ягез әле кызлар!" дип исемләнгән чара Котлы-Бөкәш авылы китапханәсе һәм Тәберде-Чаллы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде. Концерт барышында әби-бабайлар, абый-апалар, егет-кызлар көч биреп тордылар. Бәйгедә гадәттәгечә ике команда көч сынашты. Бәйге - төрле конкурслар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Алай гына да түгел, тамашачылар күбрәк уртак дуэтларны мөкиббән китеп тыңладылар. Әниле-кызлы Юлия һәм Энҗе Вәлиевалар, Дильшат һәм Ләйсән Вафиналар, Айсылу һәм Диләрә Сәхаповаларның моңлы җыр-биюләре рухи чыганак булып сакланыр әле. Мөхтәрәм гүзәл затлар арасында туган ягын яратып, мактап җыр сузучы, иң яшь талантлы артист кызны атап китми мөмкин түгел. Беренче сыйныфта гына укуына карамастан, шушындый күркәм бәйрәмнәрдә актив катнашучы Гәрәева Мәликә исемле була бу кыз.

Кунак булып кайсы гына утырмага барсалар да, кызларыбызның кул эшләре йөзне кызартырлык түгел. Кызларыбыз да күз нурларыгын, күңел жылыларын кушып бәйләм бәйләделәр. Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак- шук, шаян да була беләләр. Кирәк чакта өлгер-житез, булдыклы да бит алар. Бәйгенең бер өлеше «Ак алъяпкыч билләрдә» дип аталды. Кызлар үзләренең аш-суга осталыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Төрле яктан уңганлыкларын тагын беркат дәлилләп гүзәл затларыбыз жюри әгъзаларына үзләре пешергән тәм-томнарны да тәкъдим итте. Бәйге авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗиповның матур теләкләре белән тәмамланды.

Рамилә Ибәтуллина.


Нет комментариев