Балык Бистәсе районының Бикчурай авылындагы зур бәйрәм иртәнге сәгатьләрдә- әле генә тәмамланды
Әлеге искиткеч авыл бәйрәме үз мәйданына берничә меңләгән тамашачыны җыйды. Мондый күп бәйгеле вә мул бүләкле кичке Сабантуйны күптәннән күргән юк иде.
Иртәнге сәгатьләргә сузылган бәйрәм тамашачыны ялыктырмады, киресенчә, тамашачы монда килгән бәйгеләрдә бик актив катнашып матур бүләкләргә ия булды. Ә татарча көрәшнең " Баш батыр" ы исеменә райондашыбыз Дамир Хәйриев лаек булды. Бәйрәмнән фотолар белән тиздән таныша алырсыз. Сайтыбызга керегез, карагыз, хушланыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев