Рәсми чыганаклардан мәгьлүм булганча, бик тиздән район кино челтәренә кино күрсәтү аппаратлары белән җиһазланган махсус машина кайтачак.
Бу бүләкнең районыбыз өлешенә республика мәдәният министрлыгыннан " Кино елы" уңаеннан тигәнлеге билгеле булды. " Әгәр машиналы булабыз икән, бу безгә бик күп киносөюче райондашларыбыз белән күрешү мөмкинлеген арттырачак",- диде кино челтәре җитәкчесе Лидия Давыдова сөенече белән уртаклашып. Моңа чаклы хезмәт күрсәтү иске машина белән башкарылып килде.
Нет комментариев