Балык Бистәсе районында Сабантуй көннәре билгеле булды
Мәдәният

Балык Бистәсе районында Сабантуй көннәре билгеле булды

Район башлыгы Илһам Валеев карары нигезендә быелгы Сабантуй бәйрәмнәре район үзәгендә- 1 июльдә, 2 сендә авыл җирлекләрендә үткәреләчәк.

Район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов рәислегендә бәйрәмне оештыру комиссиясе расланды. Төп уеннардан тыш үзәк район Сабантуенда вертолетларда, самолетларда күрсәтмә чыгышлар, мотоцикл-квадратциклларда бәйгеләр булуы көтелә.


Нет комментариев