Олы Солтан китапханәсендә 18 гыйнвар көнне 30 дан артык фәнни-гыйльми хезмәт авторы, мәшhүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әhеле, мөгаллим, күп телләр белүче, бөек реформатор, татар ханнарын барлаучы Шиhабетдин Мәрҗәни тууына китап күргәзмәсе куелды.
Мәктәптә укучылар белән "Милләтебез горурлыгы" исемле класс сәгате үткәрелде. Мәрҗәнинең тормыш юлы иҗаты белән мәктәбебезнең тарих укытучысы Рашат Хайруллин үзенең мәгълүмәтәләре белән класс сәгатен тагында тулыландырды. Шулай ук балалар презентация беләндә таныштылар. Балаларда Мәрҗәнинең тормыш юлы белән бик кызыксындылар, үзләренең кызыксынган сорауларына тулы җаваплар алдылар дип уйлыйм.
Рәмилә Сөнгатуллина,
Олы Солтан авылы китапхәнәчесе.
Нет комментариев