Балык Бистәсе районы Корноухово авылында көн дә бәйрәм, көн дә туй(фотолар)
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында көн дә бәйрәм, көн дә туй(фотолар)

Февраль ае без - мәдәният хезмәткәрләре өчен бик мәшәкатьле айларның берсе булды. Бер-бер артлы бәйрәм чаралары узды. Әле шушы көннәрдә генә авылдашлар, кайткан кунаклар белән бергәләшеп "Май чабу" ны бәйрәм иттек.

Уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәмне тамаша кылырга яше дә, өлкән буын да, балалар да күпләп җыелган иде. Матрешка Маша белән Матрешка Глаша балаларны җыр-биюдә, тапкырлыкта сынаса, балалар исә әкият иленнән кунакка килгән Емеляны төрле һөнәрләргә өйрәттеләр. Бергәләшеп, ярыша-ярыша, скакалкада сикерделәр, табышмаклар әйтешеп ярыштылар, берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр, хәтта Емеляны тәмле белен дә пешерергә өйрәттеләр. Бәйрәм киче такмаклар җырлап, шаян биюләр биеп, сизелмичә дә үтеп китте. Карачкы яндыру күренеше, күмәкләшеп бәйрәм коймагыннан авыз итү белән дәвам иткән бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанып каласы килә.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Мәдәният йорты мөдире


Нет комментариев